Кан басымы белән «уйнарга» ярамый!
Җәйге челлә йөрәк һәм артериаль кан басымы белән проблемалары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч. Бу һәркемгә мәгълүмдер.
Нәкъ менә гипертониклар күбрәк эсселектән җәфа чигә. Ул физик яктан гына талчыктырып калмый, ә сәламәтлек һәм хәтта тормыш өчен дә турыдан-туры куркыныч тудыра.
Саклану ысуллары турында табиб-терапевт Айсылу Якупова белән әңгәмәдә.
- Айсылу Ахияровна, ни өчен кан басымы югары кешеләр җәй көне аеруча сак булырга тиеш?
- Гипертония бүгенге көндә киң таралган һәм җитди чирләрнең берсе булып тора. Кан басымын контрольдә тотмау инфаркт һәм инсульт кебек нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бу категориягә кергән пациентларга, гомумән, сак булырга кирәк. Эссе һава йөрәк тибешенең ешаюына китерә, анысы үз чиратында кан басымы күтәрелеп, гипертоник криз, йөрәк ритмының бозылуына илтергә мөмкин.
- Гипертоникларга эсседә ничек сакланырга? Аның тәртибе бармы?
- Беренчедән, эссе һавада булу вакытын кыскартырга. Аеруча көндезге сәгать 11 белән 15 араларында урамга чыгу, турыдан-туры кояш нурлары астында булу куркыныч. Икенчедән, эчәр өчен үзегез белән һәрвакыт чиста, салкын су йөртергә кирәк, урамда йөргәндә уңайлы, кысан булмаган өс киеме, баш киеме булу зарур.
- Күпләр хәзер ял итәргә җылы якларга омтыла. Кан басымы күтәрелү белән интегүче кешеләр өчен бу куркыныч түгелме?
- Җылы якларда ял итү кан басымы күтәрелү белән интегүче кешеләр өчен каршылык булып тормый. Иң мөһиме - артериаль кан басымын оптималь дәрәҗәдә тоту һәм табиб киңәшләрен истән чыгармау.
- Югары кан басымын гади ысуллар белән нормага китереп буламы?
- Моның мөһим һәм гади ысулы - табиб сезнең өчен сайлаган даруларны даими куллану. Даруларны кан басымы күтәрелгәндә генә түгел, ә һәр көнне эчүнең мөһимлеген искәртеп үтәсем килә. Медикаментоз булмаган ысулларга килгәндә, алар һәркемгә таныш. Тән авырлыгын нормага китерергә, хәмер эчүдән, тәмәке тартудан катгый рәвештә баш тартырга, күбрәк саф һавада йөрергә, хәрәкәтләнергә кирәк.
- Туклану кан басымына йогынты ясыймы? Җәйге рационга ниләр кертергә?
- Әлбәттә, туклану кан басымына йогынты ясый. Кайнар, майлы, борычлы ризыклардан баш тартырга киңәш итәм. Җәй көне күбрәк яшелчә, җиләк-җи-меш ашарга кирәк. Сезонлы үсемлекләр организмга кирәкле витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Шулай ук су эчү режимын сак-лау да зарур. Тир бүленеп чыгу организмдагы канның куеруына китерә. Моны булдырмас өчен көн дәвамында тиешенчә дәрәҗәдә су эчәргә кирәк.
- Әлмәтлеләргә нинди теләкләрегез бар?
- Табиб буларак барыгызга да ныклы сәламәтлек телим. Профилактик чараларның дәвалау чараларына караганда нәтиҗәле булуын истә тотыгыз. Сәламәтлегегездә туган проблемаларны вакытында чишәргә тырышыгыз.
- Айсылу Ахияровна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Җаваплы эшегездә уңышлар телибез.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа