Әлмәттә донор каны җитми
Донор булу өчен дүшәмбе – җомга Ленин ур., 157 нче йорт адресы буенча урнашкан Әлмәт кан үзәгенә 7.30 дан 11.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә.
Республика кан үзәгенең Әлмәт филиалында 8 декабрьдә донорлар өчен акция узды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов әйтүенчә, шәһәрдә донор каны җитми.
Шәһәрдә бүген 1000 кешегә 13-14 донор туры килә.
Әлмәт районы донорлары базасында бүген 7778 кеше исәпләнә, шуларның 495 е мактаулы донорлар.
“Мактаулы донор булу өчен 40 тапкыр кан тапшырырга кирәк. Моның өчен 6-8 ел даими рәвештә, 60 көнгә бер тапкыр кан тапшыру мөһим. Бу мактаулы эш”, - дип сөйләде Тимур Нагуманов Instagramда турыдан-туры эфир барышында.
18 яшьтән өлкәнрәк һәм 55 кг нан артык авырлыктагы һәр сәламәт кеше донор була ала. Коронавирус кичергәннән соң плазманы тапшырып, медикларга пандемия белән көрәштә ярдәм итәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia