Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медицина оешмаларына “Татнефть” ярдәм итә

“Татнефть” республика хастаханәләренә ярдәм итүен дәвам итә.

Кичә узган туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов райондагы медицина яңалыклары белән дә таныштырды. Ул бүгенге көндә медицина хезмәткәрләренең эше авыр, җаваплы икәнлеген аңлатты. 


Әлмәттә ак халатлыларга шәхси эшмәкәрләр дә, “Татнеть” компаниясе дә булыша. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре компаниядән 30 мең битлек, 7 мең пар перчатка, 166 Бобров аппараты, 600 чумага каршы костюм, комбинезоннар, транспортлау бокслары, бахиллалар һәм башка чыгым материаллары алганлыгын хәбәр итте район башлыгы.


Тимур Нагуманов медицина хезмәткәрләренә дә һәм аларның һәм тирә-юньдәгеләрнең иминлеге тәэмин итәргә булышкан “Татнефть”компаниясенә рәхмәт белдерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса