Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
пр

«Яшен суккан кешене җиргә күмәргә кирәк» дигән сүз дөресме? (КИҢӘШЛӘР)

Татарстанда челлә дәвам итсә дә, кайбер районнарда атна дәвамында көчле яшенле яңгырлар яуды. Социаль челтәрләр дә яшен яшнәү күренешен төшергән фотолар белән тулды. Гадәттән тыш эсселектән соң яуган яңгыр хәтәр була диюләре хак икән, бу явым-төшемнәр дә эзсез узмады.

Буа районында 42 яшьлек бер хатын-кызны ишегалдында яшен суккан. Кызганычка, ашыгыч ярдәм хезмәте килеп җиткәнче, ул бакыйлыкка күчкән. Азнакай районы Митрәй авылында исә яшен сугып, бер шәхси хуҗалыкның каралты-курасы янып беткән. Шөкер, янгында зыян күрүчеләр юк.

Һава торышына килгәндә Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 26 августка кадәр 27 градуска кадәр эсселек сакланачак, шул ук вакытта яшенле, давыллы яңгырлар булырга мөмкин дип кисәтә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хезмәткәрләре исә, яшен вакытында кайбер таләпләрне үтәргә киңәш итә.

Яшен яшьнәгәндә агачлардан, электр баганаларыннан ераграк торырга кирәк. Алар яшенне үзенә тартырга сәләтле. Яшен вакытында өйдән чыкмавың хәерле, юлда барганда яшенле яңгыр башланса, машинаның тәрәзә ишекләрен ябып, салонга кереп утырыгыз. Ләкин юеш тән кузовка тиеп торырга тиеш түгел. Күк күкрәгәнне, яшен яшьнәгәнне тәрәзәдән күзәтеп тормавың яхшырак. Телевизорларны сүндереп куйсаң яхшы, телефоннан да сөйләшмәвең хәерле. Резин аяк киеме яшеннән саклый дип саналса да, яңгыр вакытында сулыклар янында булу яшен сугу куркынычын бермә бер арттыра.

Яшеннән зыян күргән кешеләрне элек җиргә күмеп, тәндәге элеткр тогын җир аша чыгара торган булганнар. Хәзер дә табиблар яшен суккан кешене беренче чиратта, аркасы белән җиргә яткырырга кушалар.

http://www.shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса