Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
пр

Велосипедлы әлмәтлеләргә 10 киңәш

Быел велосипед сезоны башланганнан бирле Әлмәттә велосипед йөртүчеләр белән ике транспорт юл һәлакәте теркәлгән.

Икесендә дә кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән, алар матди зыян салган гади очрак итеп каралган. Берсендә велосипедка зыян килсә, икенчесендә - автомобильгә. Ике очрак та юл киселешендә булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналар йөргән юлларда булган очракларны гына терки һәм үз күзәтүе астына ала.

Район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Шәйдуллин велосипедта йөрергә чыгучыларга үз киңәшләрен бирде, кагыйдәләрне аңлатып үтте:

1. Велосипедка утырган кеше ул машина йөртүчесе кебек үк транспорт шоферы булып санала.

2. Велосипедчы кайдан гына хәрәкәт итмәсен, тротуар, автомобиль яки махсус велоюл буенчамы, ул һәрвакыт юлда йөрү кагыйдәләренең 24 нче бүлегендә язылган барлык пунктларны да үтәргә тиеш. Мин һәр велосипедчыга әлеге кагыйдәләрне укып чыгарга киңәш итәр идем.

3. Балалар велосипедта 7 яшьтән 14 яшькә кадәр тротуар һәм велоюлларда гына йөри алса, 14 яшьтән соң яшүсмер автомобиль юллары аша да хәрәкәт итәргә хокуклы.

4. Маневрлау кагыйдәләре иң мөһиме - борылганда велосипедчы кулы белән кайсы якка хәрәкәт итүен күрсәтергә бурычлы.

5. Автомобиль юлы аша чыкканда велосипедчы транспорттан төшеп, юлны җәяү чыгарга тиеш.

6. Җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләр арасында килеп чыккан низагларга килгәндә, һәр очрак аерым тикшерелә. Шулай да җәяүлегә өстенлек бирелә. Шуңа күрә велосипедчыларга игътибарлырак булырга һәм тизлекне арттырмаска киңәш итәр идем.

7. Юл йөрү кагыйдәләренә күптән түгел өстәмәләр дә кертелде - велосипедта хәрәкәт итүчеләр хәзер ачык киемнәр кияргә тиеш. Форма ачыграк төсләргә бай булган саен яхшырак.

8. Автомобиль йөртүчеләргә куелган кебек, велосипедчыларга махсус яктырткычлар, фаралар куярга дигән таләпләр юк. Әмма ачык кием, ерактан ук күренеп торган яктырткычлар, төрле элементлар булса, бу файдага гына.

9. Әгәр велосипедчы алкоголь эчемлекләр кулланып юлга чыга икән, ул инде кагыйдә бозучы буларак административ җаваплылыкка тартыла. Штраф күләме - 800 дән 1500 сумга кадәр.

10. Юл киселешендә кагыйдәләрне бозган велосипед йөртүчене күргән очракта, гражданин аны туктатырга һәм ул урынга ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртып, аны административ җаваплылыкка тартырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса