Ураза авырлыкларсыз үтсен дисәгез (киңәшләр)
Бар мөселман дөньясы өчен иң кадерле рамазан ае бара. Дин кардәшләребез көн озынлыгы 19-20 сәгатьне тәшкил итсә дә һичкенә дә авырсынмый ураза тота. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың.
Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе - күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы - организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный.
Казан дәүләт медицина университеты доценты Габделхак Ризванов белдерүенчә, ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза.
Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашап алам. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәм. Минераль суларны, әйрән кебек эчемлекләрне дә күп куллану урынлы.
Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм. Тәрәвих тамазын укырга, авыз ачарга мәчеткә дә йөрибез. Анда да табын аш-судан сыгылып тора. Ураза тотучыларның күплегенә хәйран каласың. Яшьләр дә килә. Бу бит тәрбия чарасы, кешене чисталыкка өйрәтә, берләштерә, савыктыра. Әйе, гает көннәре якынлашканда, үземне күпкә сәламәтрәк хис итәм, йөрергә җиңел, йөрәктә дәрт уяна, кәеф күтәрелә, тормышка караш үзгәрә. Бер сүз белән әйткәндә - рәхәт.
Тик кайбер хасталарга ураза тотарга ярамый. Бу хакта белә торып та ач тору - үзеңә-үзең зыян китерү дигән сүз. Аннан беркемгә дә файда юк. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручы көн дәвамында аз-азлап 5 мәртәбә ашарга тиеш. Гипертония белән авыручыга дару эчәргә кирәк, шуңа карамастан кайберәүләр ураза тотарга алына. Моның азагы бик аяныч, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Йөкле ханымнар, бала имезүче аналар, йөрәк-кан тамырлары системасы, көчле формада үпкә, бавыр, бөер, ашказаны авырулары булганнар да ураза тотудан тыелсын иде. Һәрхәлдә үзеңнең чамаңны белергә, башта табиб белән киңәшергә кирәк.
- Профессор, доктор Мөхит Мәрт белдерүенчә бу чорда күп һәм тыгыз эшләүчеләр йокы туймаудан зарланырга мөмкин. Шуңа күрә алар бер сәгать, сәгать ярым иртәрәк ятырга тиеш. Инде иртәрәк ята алмый икән, мөмкинлегенә карап, төштән соң ярты сәгать булса да йоклап алу бик файдалы. Әлеге ярты сәгать йокы төнге сәгать ярым йокыга тиң, ди галимнәр. Әмма көндез озаклап (сәгатьтән артык) йоклау тәкъдим ителми. Чөнки мондый хәл баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин. Гомумән, йокы туймау проблемасы килеп чыкмасын өчен режимны саклау таләп ителә. Берүк вакытта ятарга, берүк вакытта торырга кирәк.
Ашказаны гына түгел, тел, күзләр, колаклар да ураза тота. Әйтик, телевизорны азрак карарга кирәк. Мәрт кайбер кешеләрнең Рамазанны күңел ачу ае итеп күзаллауларын да әйтә. Кемнәрдер, чынлап та, беренче чиратта ифтар, сәхәр табыннары турында уйлый. Бу - бер проблема. Югыйсә, бу ай - Аллаһы Тәгаләнең мәгънәви, рухи табыны. Димәк, гыйбадәтләрне, телнең гыйбадәте булган зикерне арттыру кирәк. "Телебез, күзебез, колагыбыз буш, мәгънәсез нәрсәләр белән керләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк", - дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә пәйгамбәребезнең җиңел әйтелә торган: "Сөбханаллаһи бихәмдиһи, сөбханаллаһил газыйм" дигән зикерен еш әйтергә кирәк (автобуста да әйтеп барып була). Күзне мәгънәви керләрдән арындыру өчен - Коръән укырга, калебне начар фикерләрдән арындыру өчен фикер йөртергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа