Шикәрнең файдасы аны ашауда түгел
Картаюга каршы тора торган иң гадәти булмаган ашамлыклар арасына шикәр дә эләккән.
Әлеге рейтингны Британия косметологлары төзегән. Тик шунысы бар, бу шикәрне ашауга кагылмый. Аны биткә маска рәвешендә ягарга кирәк. Шикәр ашау киресенчә картайта гына, чөнки ул яшь тире өчен кирәкле коллаген һәм эластин аксымнарын юкка чыгара. Ә менә шикәрне биткә ягу нык файдалы. Ул күзәнәкләргә дым тартырга сәләтле. Моның өчен шикәрне блендерда ваклап, аңа зәйтүн мае һәм бал кушарга кирәк. Масканың файдасын шунда ук сизәрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа