Роспотребнадзор карбызны сабын белән юарга киңәш итә
Юл буенда карбыз һәм кавын сату тыела, андый сәүдә нокталарында аларга тиешле санитар экспертиза үткәрелми, ди белгечләр.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россия халкына карбыз сатып алу һәм куллану турында киңәшләрен җиткерә. Сатып алыр алдыннан, карбызга сертификат булуын белергә, өйдә исә аны сабын белән юарга киңәш ителә. Бу хакта идарә тармагы хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
"Санкцияләнгән сату урыннарында бакчачылык культураларын сатуда аларның сыйфатын һәм куркынычсыз булырга тиешлеген раслаучы тиешле документларның тулы пакеты (оешма тарафыннан бирелгән сертификат яки декларация); сатучыларның эш урынында шәхси медицина кенәгәләре, карбыз сатучы юридик затлар турында белешмә, үлчәү, эш сәгатьләре язылган элмә такта булырга тиеш", - диелгән әлеге хәбәрдә.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре юл буйларында карбыз һәм кавын сатылуның тыелуын да җиткерә. Андый сәүдә нокталарында аларга тиешле санитар экспертиза үткәрелми. Шуның белән бергә, карбызлар автомобильләрдән чыккан газлардагы авыр металларны сеңдерергә мөмкин.
"Карбызларны кисәр алдыннан, сабынлы җылы су белән яхшылап юу кирәк. Шулай итмәгәндә, аның кабыгындагы зарарлы микроорганизмнар эләгеп, эчәк инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин" - диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа