Әрекмән тамырыннан - кофе
Әрекмән дару үләне генә түгел, менә дигән яшелчә дә. Себердә һәм Кавказда әрекмән яшелчә булып санала.
Япониядә аны махсус түтәлләп үстерәләр һәм ул анда дово дип атала. Ашау өчен яфрак һәм тамырын кулланалар. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар. Маринадланган әрекмән тамыры Кытайда деликатес санала. Тәм ягыннан әрекмән тамыры бәрәңгегә охшаган. Чи килеш ашаганда да тәмле. Киптереп, төеп он ясарга мөмкин. Әгәр әрекмән тамырын ваклап кыздырсагыз, ул кофены алыштыра. Яшь яфраклары салат өчен тәмле.
http://akcharlak.com/article/rekm-n-tamyrynnan-kofe-alabutadan-karaboday-botkasy/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа