Кер юганда истә тот
Кер юганда истә тотылырга тиешле киңәшләр
- Киемнәрне дөрес итеп сортларга аеру. Төсенә карап кына түгел, тукыманың төренә дә карарга кирәк. Флис кием аерым юыла, сөлгеләрне дә синтетик киемнәр белән юмагыз.
- Кер порошогын һәм агарта торган чараларны артык күп салмагыз.
- Юар алдыннан киемдәге молнияне каптырыгыз, ә менә күлмәкләрне төймәләргә кирәкми - алар ертылып чыгарга мөмкин.
- Су коену костюмын, эластан һәм спандекс тукымаларны фәкать җылымса суда кул белән генә юарга кирәк.
- Керләр күп булып, ике тапкыр юасы булса, кайберәүләр кер юу машинасын ял иттереп ала. Рәттән юарга кирәкми дигән фикердә тора. Чынлыкта рәттән юу дөресрәк. Ул электр энергиясен куллануны киметә.
- Кер юу машинасына киемне күп тутырмагыз.
- Пуховик юганда, машинага өч теннис шары тыгыгыз.
- Керне юып бетергәч, машинаны ишеген ачып киптерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа