Инжир авырулардан арындыра, иммунитетны ныгыта һәм тынычландыра
Халык табиблары фикеренчә, инжирны аспирин урынына да кулланырга була, чөнки аңардагы эфир майлары кан составын көйли. Моның өчен ай буена һәр көн берәр инжир ашарга кирәк. Бер айдан тагын кабатларга.
Инжир баш мие эшчәнлеген яхшырта.
Ангина, бронхит вакытында, авызда инфекция булганда, температура күтәрелгәндә бер аш кашыгы вак итеп туралган инжир өстенә ике стакан кайнар су салабыз. Аны сүрән утта ун минут пешерәбез. Суынгач, сөзеп, көненә дүрт тапкыр эчәбез. Әлеге рецептны цистит, пиелонефрит булганда да файдаланырга була.
Стресс кичергәндә, арыганда бер стакан җылы сөткә ваклап туралган инжир салып эчәбез.
Ижир иммунитетны да ныгыта. Моның өчен аңардан салат ясап ашарга киңәш итәбез. Әлеге салатны һәркем яратып ашаячак. Безгә 300 гр инжир, 150 гр кара җимеш, 2,5 аш кашыгы миндаль, 1 стакан кефир, әфлисун кабыгы кирәк була. Кара җимеш белән инжирны нечкә итеп турыйбыз. Чикләвекне блендерда изәбез. Әфлисун кабыгын ваклап турыйбыз, кефир кушып, барысын бергә болгатабыз. Шикәр комы салырга кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа