Чәчне «Эссенциале» белән дәвалыйбыз
Чәчегез куе, йомшак һәм нәфис булсын өчен түбәндәге масканы кулланырга киңәш итәбез:
Даруханәдән ампуладагы «Эссенциале» (бавыр өчен чыгарыла торган дару) алабыз. Аңарда зәгыйфьләнгән чәч тамыры өчен кирәк булган күзәнәкле мембрана бар. 0,5 ампулага 1 күкәй сарысы һәм 1-2 чәй кашыгы каймак салабыз. Чәчне бер кат юганнан соң, масканы чәч төпләренә сылыйбыз. Өстеннән целлофан пакет киеп, сөлге урап куябыз. Бер сәгать тотканнан соң, юып төшерәбез. Чәчне феннан башка гына киптерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа