«Бусагада кунак бар» кексы әзерләү ЫСУЛЫ
Моның өчен: 3 күкәй, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы каймак (булмаса да ярый), 1 чәй кашыгы сода, лимон согы, 6 аш кашыгы он, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан кайнатма кирәк.
Күкәйгә шикәр комы, манный ярмасы, каймак салып болгатабыз. Соданы лимон согы салып яндырабыз. Барысын бергә кушып болгатып, бераз тотабыз. Аңа он, үсемлек мае һәм кайнатма салабыз да майлы табага агызабыз. 170 градуслы газ мичендә 20-30 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа