Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
пр

Белеп торыгыз!

Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин.

* Каймак яхшылап туглансын өчен аңа йомырка агы кушалар. Шул савытны салкын суда тотканнан соң тугласагыз, каймак бик тиз кабарыр.

* Майны тизрәк тугларга кирәк булса, аны кисәкләргә бүлгәләп, савыты белән кайнар суга утыртыгыз. Май йомшаргач, бераз суыткычта тотканнан соң, яхшылап тугларга да була.

* Эремчек йомшарып китсен, таралып торсын өчен аны иттарткычтан, яки иләк аша чыгарырга кирәк.

* Базардан сатып алган эремчекне, шулай ук, суыткычта озаграк ятканын пешермичә кулланырга киңәш ителми. Алардан төрле камыр ризыклары, пудинг, запеканка кебек ашамлыклар әзерләргә була. * Акмайда камыр кыздырырга яратасыз икән, ул кара янып төтәсләмәсен, дисәгез, табага әрчелгән бәрәңге кисәге салыгыз.

* Сыр һәм брынза озак саклансын өчен аларны шикәр шакмагы салынган караңгы савытта тотыгыз .

* Сөтле ашларны төрлечә пешерергә мөмкин, тик барлык очракта да яшелчәләрне, ярмаларны, макаронны башта суда пешерәләр, аннан соң гына кайнап торган сөткә салалар.

* Сөтле аш әзерләгәндә сөтнең үзен генә кайнатып та, аңа су кушып та пешерергә мөмкин. Кайнатканда өстендә элпә хасыйл булмасын өчен әледән-әле болгатып торырга кирәк. * Сөт фаянс, пыяла яисә эмаль савытта караңгы урында яхшы саклана.

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса