Акча ирләрне боза: бозымны салдыру өчен акчалы ирләр янында хатын-кыз булырга тиеш
Чебурашканы җилле-давыллы кичтә ерткычларча кыйнап ташлаучыларның кемлеге ачыкланды. Үз колаклары булып чыккан.
* * *
Бу илдән иң соңгы булып качучы, аэропортта утны сүндерергә онытма!
* * *
Кемдер рәнҗеткән икән - сер бирмә, ятларга сиздермә, бәхетле сыман елмай, тузынмый гына нәтиҗә яса, балтаңны да тыныч кына чарла.
* * *
Җирнең иң зур явызы да кемгәдер назлы була.
* * *
Математика дәреслегеннән: «Каенда 100 алма үсә. Җил чыкты, 10 алма коелды. Ничә алма калды?»
* * *
Интернет аркасында мин йокларга иртә ята башладым. Иртә белән.
* * *
Хезмәт дәресендә кытай укучылары айфон җыя.
* * *
Акча ирләрне боза. Бозымны салдыру өчен акчалы ирләр янында хатын-кыз булырга тиеш.
* * *
Акча иң зур хыянәтче. Ресторанга бергә барабыз, ә кайтканда - үзем генә.
* * *
Безнең чорның иң шәп бизәнгече - Adobe Photoshop программасы.
* * *
«Мин француз телендә иркен сөйләшәм. Рус телендә дә. Немец телендә дә. Бөтен дәрестә дә. Татар телендә генә сөйләшеп булмый, укытучысы усал».
* * *
Мәхәббәттән нәфрәткә - бер адым, ә мәхәббәттән бәхеткә - мең чакрым.
* * *
Кара, нинди матур буш урын. Әйдә, шунда тавыш чыгарабыз!
* * *
Мең тапкыр сыналган: әдәплелек тешләрне «Орбит»тан яхшырак саклый.
* * *
Тормышта хаталар еш була. Кайберләренең хәтта исеме дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia