Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" медиахолдингы игълан иткән әлеге акциядә катнашучылар саны буенча Әлмәт алдынгы урында бара.
Аның кысаларында әлмәтлеләр быелның икенче яртыеллыгына якыннарын, әти-әниләрен яздырып, аларга бүләк ясый ала. "Әлмәт таңнары" газетасына барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә, С. Сөләйманова исемендәге китапханәдә, ТРның Дәүләт хезмәтләре порталында язылырга була. Безнең газета белән ясалган фотоларыгызны #ПодпишиБлизких #ПодпишиРодителей хештеглары белән социаль челтәргә урнаштыру хуплана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа