Габдрахман Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин #ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясенә кушылды
Фотодан күрүегезчә, Айдар «Әлмәт таңнары» газетасының яңа саны белән башкалабыз Казанның Хөкүмәт йорты каршында танышып утыра. Ни өчен Әлмәттә, я Габдрахманда түгел дисезме?
Кулында газетасы да юк дип уйлаучылар да табылыр. Аңлатып үтәбез, Айдар хәзерге вакытта Казанда укуларда, әмма аның озын-озак сәфәрләр барышында да шәһәр һәм район хәбәрләреннән артта калганы юк, чөнки ул газетабызның электрон вариантына да язылган. «Әлмәт таңнары»ның тугры укучысы почта аша да газетабызны алдыра. «Татмедиа» медиахолдингы игълан иткән акциягә Айдар теләп кушылды һәм үз үрнәгендә барлык әлмәтлеләрне җирле басмага язылырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia