Реклама
Россиядә уртача һәм арзан бәядәге маргарин һәм майлар ясау өчен кулланылган пальма маена, шулай ук газлы су, электрон тәмәке һәм тагын кайбер башка «зыянлы» азык-төлеккә өстәмә салым кертеләчәк.
Россия премьер-министры Дмитрий Медведев катнашында уздырылган киңәшмәдә кабул ителгән протоколны Русия президенты Владимир Путин хуплаган, дип хәбәр итәләр массакүләм мәгълүмат чаралары.
Исемлеккә май һәм шикәр катнашкан азык-төлекне кертү ихтималы да бар. Бу инде үз чиратында барлык диярлек ашамлыкларның бәясе артуына китерәчәк.
Соңгы елларда Русиядә пальма маен куллану артты. Аны алмаштырырлык башка матдә юк. Майның кыйбатлануы шулай ук камыр ризыкларының бәясе артуына китерәчәк, дип яза "Мәйдан" журналы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+