Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Зур гаилә” хәйрия акциясенә әлмәтлеләр дә кушыла ала

28 февраль - 25 март көннәрендә Татарстанда "Зур гаилә" дип аталган хәйрия акциясе уза. Чара җидедән артык бала үстерүче гаиләләргә ярдәм итү өчен оештырылган.

Республикада 7 бала тәрбияләүче 14 гаилә бар, аларда 75 бала тәрбияләнә. Балаларның 61е тәрбиягә алынган, шуларның 13е - мөмкинлекләре чикләнгән балалар. Әлеге гаиләләр Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнарында яши. Җиде балалы гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләр, "Зур гаилә" акциясе өчен дип, "Ак Барс Созидание" хәйрия фондына акча күчерә ала. Акча балаларның тормыш-көнкүрешен тагын да уңайлырак итү өчен тотылачак, ди оештыручылар.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250