Зөлфәт Зиннуров тагын операция ясаткан. Бу юлы борынына [+ФОТОЛАР]
Җырчы, шоумен, алып баручы Зөлфәт Зиннуров борынына операция ясаткан, дип хәбәр итә "Идел" журналы. Операцияне Зиннуров исемле табиб ясаган. Зөлфәт үзе операцияләрнең саны ешаюына аптырый.
Зөлфәт Зиннуров янә хастаханәгә эләккән. Әле күптән түгел генә сукыр эчәгенә операция ясаткан алып баручының бүген 16нчы хастаханәдә борынында «кирәк-кирәкмәс, артык» кимерчәкләрен алып атканнар. «Борын эчендә суктылар, каезладылар, кистеләр», - ди үзе операциядән чыккач. Баксаң, борынының бер ягы яхшылап суламаган икән.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia