Реклама
Бүген без, каләм ияләре өчен икеләтә бәйрәм.
Беренчедән, бүген - Россия матбугаты көне, икенчедән, искечә иске елны озатабыз, яңасын каршылыйбыз. Быел бәйрәмнәрне үзгәрәк - Яңа ел мәйданчыгында ясалган искиткеч шугалакта билгеләп үтәргә булдык.
Өстәвенә янәшәдә генә тимераякларны прокатка тәкъдим итеп торалар. Аннан шугалакны гел мактап язабыз, ә үзебезнең сынап караган юк иде әле. Бүген аны да сынап карау булды. Белми мактамыйлар икән - шулкадәр яхшы, уңайлы шугалакта. Рәхәтләнеп тимераякларда җилдердек кенә. Тимераякта йөри алмаганнар да аптырап калмады, күңелле итеп тау шуды. Салкын һич кенә дә куркыта алмады үзебезне. Тирләп-пешеп шуып үзен куркыттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+