Реклама
2016 елда торак-коммуналь хезмәт өчен түләүләрдә яңа графа барлыкка киләчәк - анда каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен сумма күрсәтеләчәк.
Дөрес, әле дә моның өчен акча түлибез, әмма ул "торак йортны тоту һәм ремонтлау" өчен түләүләр составына кертелгән. Яңа елда әлеге хезмәт "торакныкы"ннан алынып, "коммуналь" итеп үзгәртелә. Министрлык мондый үзгәрешнең бәядә чагылыш тапмаячагын белдерә. Моңа кадәр калдыкларны җыю һәм чыгару өчен бәяне идарәче компанияләр билгели иде, ә алар нигезсез рәвештә аны арттырдылар, ә халык моны сизмәде дә диярлек. Кайберләре акчаны экономияләп, калдыкларны махсус чүп түгү урыннарына да түкмичә, юл буйларына гына бушата иде. Ә хәзер бәйге нигезендә сайлап алыначак төбәк операторлары мондый юлга бармаячак. Закон 1 гыйнвардан үз көченә керде.
Түләүләрнең күпмегә кимиячәген әлегә әйтү авыр, ул фатирларда ничә кеше яшәүдән чыгып билгеләнәчәк икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+