Жанна Фрискеның мирасы кемгә эләккән?
Җырчы үлеменнән соң бу гаиләдә ызгыш-талашның тынганы юк.
Дмитрий Шепелев белән Жаннаның әти-әнисе бала өчен көрәш алып бара, хәзер моңа мирас та өстәлде. Үләр алдыннан җырчы васыять кәгазе калдырмаган.
Жаннаның Мәскәү үзәгендәге 12 катлы йорттагы ике бүлмәле фатиры аның әти-әнисенә эләккән. Киләчәктә ул җырчының улы Платонга калачак. Шепелев улының бердәнбер опекуны буларак, 400 кв. м. мәйданлы зур йортка һәм 300 сутый зурлыгындагы җиргә ия булган. Алар йортны 3 ел элек, Жанна йөкле вакытта сатып алган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа