Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәңгәр ягулык аларга да барып иреште

Чәршәмбе көнне Түбән Мактаманың экология бистәсендә яшәүчеләр зур шатлык кичерделәр. Ниһаять, алар да газлы булды.

Әлмәт кенә түгел, аның торак пунктлары да үсә бара. Әле кайчан гына чүп үлән үскән урыннарда шәхси йортлар төзелә. Түбән Мактамадагы бу урында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир була. Бүген исә биредә кешеләр гомер кичерә. Аларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Р.Ф.Әбүбакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Сали- хов, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков һәм башкалар килгән иде. Ришат Фазлытдинович шәхси йорт төзергә теләүчеләргә бернинди киртә булмавын, киресенчә, шартлар тудырырга кирәклеген билгеләп үтте, Түбән Мактама җирлеге башлыгы Ә.Г.Слесаревага тырышлыгы өчен рәхмәтен җиткерде. Экология бистәсендә 253 участок бүленгән. Әле аларның барысында да йортлар җит- керелмәгән, әмма газүткәргечләр сузылган. Төзелгән йортлар саны 80 гә якын. 9 йорт газ кабул итәргә әзер. 9 километрдан артык озынлыктагы газүткәргеч сузу 9 миллион 180 мең сумга барып төшкән. Район башлыгы подряд оешмасы - Бөгелмәнең "Газсервисцентр" ҖЧҖ, электр ли- ниясе сузган "Светсервис" МУП һәм шулай ук ярдәме өчен "Әлмәтгаз" ЭПУ адресына да җылы сүзләрен җиткерде. "Хәзер юллар, яктырткычлар, балалар, спорт мәйданчыклары кирәк булачак. Бу проблемаларны да әкренләп чишәрбез", - диде ул һәм әлеге бистәгә исем кушарга тәкъдим итте. Әлфия Габделбәровна бу уңайдан бәйге игълан ителәчәген искәртте. Бистә башлыгы шулай ук үз чиратында урамнарга вак таш җәелә-чәген, яктырткычлар үткә- релүен дә билгеләп үтте. Республика яки федераль программага кереп, киләсе елда су кертү планлаштырыла. Инде проектлар да әзер. Ә менә газдан әлегә барлык йортлар да файдалана алмаячак. Хәзергә тө- зелгән йортларның нибары өчесе генә теркәлү узган. Алар зәңгәр ягулык рәхәтен татый башладылар. Калганнарга теркәлү узу белән газ җибәреләчәк. Иң мөһиме, газ бар, газүткәргечләр сузылган.
И.Апачаева.
М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса