Заводта эшләүченең 40 күгәрченен урлаганнар
Канатлы дусларының югалуын ханым бик авыр кичерә икән.
Ял көнендә ул гадәттәгечә заводка килгән булган. Күгәрченнәрнең шактый кимегәнен шунда ук сизеп алган һәм ашыгып аларны санарга керешкән. Кыйммәтле 40 күгәрченнең юкка чыгуы аны тирән кайгыга салган.
Матди югалтулар зыян күрүчене барыннан да азрак борчый. Ап-ак кошларның язмышы өчен телгәләнә ул.
"Каракларда бераз гына намус булса, алар кошларны газап утларында яндырмаслар һәм ,һичшиксез, кайтарырлар" дип чын күңелдән ышанып тора ханым.
Вакыыйга Чаллыда булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа