Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Заманча янкорма төзелә

Быел укытучылар, укучылар коллективын һәм, гомумән, тайсуганлыларны шатлыклы вакыйга көтә - ниһаять, мәктәпкә янкорма файдалануга тапшырылачак.

Тайсуганда төп гомумбелем бирү мәктәбе 1961 елда төзелеп файдалануга тапшырыла. 1999 елда ул урта мәктәп итеп үзгәртелә. Ә 2011 елдан кабат тугызъеллык итеп күчерелә. Мәгълүм булганча, 2008 елның язында "Татнефть" ААҖнең финанс ярдәме белән Тайсуган мәктәбенә янкорма төзелә башланган иде. Стеналар өелеп, бүлмәләр бүленеп, түбә эшләре башкарылганнан һәм ишек-тәрәзәләр куелганнан соң 2009 елның ноябрендә төзелеш вакытлыча туктап кала. Республика бюджетыннан моңа акча каралу нәтиҗәсендә узган елның августында эш кабат урыныннан кузгала. "Төзелеш тәмамлануга таба бара. "Арслан" җәмгыяте тиз эшли. Финанслау август аенда гына билгеле булу сәбәпле, төзелешкә бераз соңгарак калып керештек, шул сәбәпле урамда башкарыласы эшләр быелның II кварталында төгәлләнәчәк. Болар - газ линияләрен тоташтырып бетерү, канализация ясау, территорияне төзекләндерү, яңа котельныйны кулланышка кертү", - диде авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин.

Янкормада проект буенча спорт залы, китапханә, ашханә, остаханәләр, информатика, физика, химия кабинетлары төзелә. Авыл халкы спорт залы һәркем өчен, шул исәптән авыл яшьләренә дә һәрвакыт ачык булсын, спорт секцияләренә йөрсәләр, буш вакытлары файдалы узар иде дип тели. Бүген Тайсуган балалары арасында Габдрахман, Түбән Мактама мәктәпләренә йөреп укучылар да бар. Заман таләпләренә җавап бирүче янкорма файдалануга тапшырылгач, мондый күренеш бетәр дип ышанасы килә. Мәктәпләрнең язмышын анда укучылар саны хәл итүен дә истән чыгармаска кирәк. Бүген биредә 73 укучы белем һәм тәрбия ала.

Мәктәп эшчәнлегенә тукталып шуны билгеләп үтәсе килә, агымдагы уку елында коллектив ноутбуклар белән 100 процентка тәэмин ителгән. Электрон журналлар, электрон көндәлекләр белән эш тиешенчә алып барыла.

Янкорма белән беррәттән иске мәктәпнең икенче катында укыту-тәрбия эшләре алып бару дәвам итәчәк, ә менә беренче катта авыл Советы башкарма комитеты, участок инспекторы өчен кабинет, фельдшер-акушерлык бүлмәсе булачак. Әлеге бинага да узган ел косметик ремонт ясалган.

Ирина АПАЧАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250