Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрий Гагаринга нинди машина бүләк иткәннәр? [+ФОТОЛАР]

Ә кешенең беренче тапкыр галәмдә булган вакытын сез төгәл беләсезме?

108 минут була ул. Шуның кадәр вакыт Юрий Гагарин космоста була. «Шәмсенур» паркында космонавтика көне уңаеннан зур бәйрәм булды. Парк буйлап 20 уен ноктасы урнаштырганнар иде. "Тынычлык. Галәм. КАИ" дигән квест уенында мәктәп командалары катнашты. Һәр нокта космонавтика белән бәйле берәр вакыйганы символлаштыра.

Уен формасында сәхнәләштерелгән космик станцияләрне дә читләтеп узып булмады. Һәр станциядә кунакларны берәр тарихи шәхес каршы ала. Рус галиме Константин Циолковский, беренче Җир иярченен уйлап чыгарган Сергей Королев, тамашаның төп герое Юрий Гагарин биргән сорауларны укучылар дөрес җаваплады. Космонавт булып фотосурәткә төшү, рәсемнәр ясау, төркем белән эшләүгә юнәлдерелгән уеннар - бар да 12 апрель көнен күңелле һәм бердәм бәйрәм төсмеренә күмде. Гомумән, ачык һавада узган бәйрәм кичәсеннән күп кенә кызык мәгълүмат алып була иде. Шәхсән мин Гагаринга ил җитәкчелеге батырлыгы өчен 12.04 ЮАГ номерлы «Волга» машинасы бүләк итүен моңарчы белми идем.

Танылган "Восток" корабле, йолдызлар галәме, галактика, Гагарин фотосурәте рәсемнәр бәйгесендә дә төп бизәк булып торды. Космонавтика көне уңаеннан мәктәп укучылары һәм балалар арасында моннан берничә атна элек "Гагарин космоста" дигән темага иҗади бәйге игълан ителгән иде. Кыска гына вакыт эчендә картиналар галереясына берничә йөз рәсем килеп ирешкән. Алар арасыннан иң-иңнәрне билгеләп, сәләтле укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Чара яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүчеләр ясаган самолет модельләрен, һава еланнарын һәм бәйрәмнең төп символы - стратосферага зур шар - зонд җибәрү белән тәмамланды.

Филүзә Хәмидуллина.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса