Реклама
Казан-Ырынбур трассасының 264 нче километрында "ВАЗ-21140" руле артындагы 23 яшьлек Бөгелмә кешесе каршы яктан килүче юклыгын тикшермәгән хәлдә алдындагы транспортны узарга уйлый.
Нәтиҗәдә, "Лада-211340" автомобиле белән бәрелешә. Соңгысының руле артында 1978 елгы әлмәтле була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән ике машина йөртүчене дә медсанчастька озаталар. Һәлакәттә алган тән җәрәхәтләреннән Лада-211340 йөртүчесе үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы