Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл һәлакәте корбаны булмас өчен нишләргә? [+ФОТОЛАР]

ЮХИДИ инспекторларының авыл халкы белән очрашулары башланды.

Бүген Әлмәт ЮХИДИ бүлеге белгечләре һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте аерым батальонының 3 ротасы инспекторлары Кичү халкы белән профилактик чаралар хакында күзгә-күз очрашып сөйләште. Мондый чаралар республиканың көньяк-көнбатышында үзәк трассаларга якын урнашкан авылларда уза. Аларның максаты - җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү һәм булдырмый калу. Дөрес, бу темага балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә аерым сәгатьләр багышлыйлар, тик һаман саен булгалап торган аварияләр аларның гына җитмәгәнлеген күрсәтә. Шунлыктан инспекторлар, үзләре әйтмешли, матур мультфильмнар күрсәтүне читкәрәк куеп, очрашуда катнашкан мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләренә көндәлек тормышта видеорегистраторлар ярдәмендә теркәлгән роликларны күрсәтүгә күчте. Әйтергә кирәк, бу залда утырган күп кешене шок хәлендә калдырды! Аның каравы, азакта оештырылган викторинада күпчелеге җитди килеп, сорауларга имтихан тоткандай төгәл җавап бирергә ашыкты.

Ни өчен мондый очрашулар трассага терәлеп урнашкан авылларда уздырыла дисәгез, җавабы гади - гадәттә, җәяүлеләр зыян күргән аварияләрнең корбаннары шуннан. Бигрәк тә төннәрен яктылык кайтартучы элементларсыз йөргән җәяүлеләр куркыныч, ди белгечләр. (Сүз уңаеннан, залда утырган 40 артык кешенең берсендә дә шул мизгелдә андый җайланмалар булмады.) Статистика буенча узган елда республикада төнге аварияләр нәтиҗәсендә 506 кеше зыян күргән, 65 кеше һәлак булган. Быелның алты аенда исә зыян күрүчеләрнең саны 14, һәлак булучыларныкы - 12.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса