Юкәле авылында бер ир-ат суга батып үлгән
Узган җомга көнгә булган мәгълүматларга караганда республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 58 кеше батып үлгән. Шуларның 49 ы ир-ат, 4 есе хатын-кыз һәм 5есе бала.
Бәхетсезлек очракларына юлыгучылар арасында әлмәтлеләр дә бар. Су коену чорында район сулыкларында өч кешенең (ике ир-ат һәм бер кыз бала) гомере өзелгән. Үткән атнада Юкәле авылындагы буада 1981 елгы ир-ат суга батты. Ул суга алкоголь кулланган килеш кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа