Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Югары уку йортыннан мәктәпкә

Педагогик белем бирүче югары уку йортлары белем бирү процессын мәктәпләрдә алып бара алачак.

Бу хакта "Известия" газетасына биргән интервьюсында РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов хәбәр иткән.

"Педагогия программалары буенча белем алучы студентларның практик әзерлеген киңәйтү таләп ителә. Моның өчен махсус кафедралар төзеләчәк. Югары уку йортлары үз эшчәнлекләрен мәктәпләрдә алып бара алачак",-ди А. Климов. Студентларга укуларын тәмамлагач, эш урыны турында кайгырырга кирәк булмаячак. Ә мәктәпләр исә яшь кадрлар белән тәэмин ителәчәк.

"Мәктәп белән төзелгән килешү нәтиҗәсендә студент махсус стипендия алырга мөмкин. Укуын бетергәч, ул 3 ел дәвамында мәктәптә эшләргә тиеш була. Эшләмәгән очракта, мәктәп күрсәткән социаль ярдәмне кире кайтара, өстәп штраф та түли. "

http://www.interfax.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса