Югалган ханымны бер атна эзлиләр
27 сентябрь көнне урманга гөмбә артыннан киткән 79 яшьлек ханым йортына кире әйләнеп кайтмаган.
Кичке вакытта туганнары аны эзләргә керешкән. Үз көчләре белән эзләү бернинди нәтиҗәләр дә бирмәгәч, алар бу турыда коткаручыларның бердәм номерына хәбәр иткәннәр. Якын-тирәдәге бөтен урманнарның астын-өскә китереп пенсионерны эзләү хәзерге вакыткача дәвам итә.
Бу хәл Түбән Камада булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia