Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ю.Гагарин очышы” медале белән бүләкләнделәр

2011 елда Әлмәттә Россия Космонавтикасы елына багышланган чаралар байтак узды. Шәһәребездә Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Александр Баландин һәм Россия Герое, очучы-космонавт, авиация полковнигы Сәлиҗан Шәрипов та булып китте.

Алар муниципаль район җитәкчелеге тарафыннан кешенең беренче тапкыр космоска очуына 50 ел тулуына багышланган чараларга чакырылган иде.

Россия Космонавтикасы алдындагы казанышлар өчен "Ю.Гагарин очышы" медале белән бүләкләүләр дәвам итә. Шушы көннәрдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Василий Самойлов, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Ренат Шәйхәттаров, ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге начальнигы Ришат Сабиров әлеге мәртәбәле медаль белән бүләкләнде.

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаментыннан алган мәгълүматлар буенча Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250