Юбилей югары дәрәҗәдә үтәчәк
2016 елда Түбән Мактама эшчеләр бистәсе төзелүгә 50 ел була.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы белән үткән матбугат конференциясендә әлеге вакыйга уңаеннан өстәмә финанс бүлеп бирелүгә кагылышлы сорау да бирелгән. Айрат Хәйруллин шәһәр белән районның бербөтен итеп каралуын һәм булдыра алганча ярдәм итәчәкләрен вәгъдә иткән. «Һәр торак пунктның үз тарихи ядкарьләре һәм үз өстенлекләре бар, дигән район башлыгы. Районда яшәүчеләр бездән ярдәм тойсын өчен тырышырбыз».
Юбилей чараларын үткәрү мәсьәләсен хәл итү өчен эшче төркем төзелгән. Түбән Мактамада бәйрәм чаралары иң югары дәрәҗәдә үтәчәк, дип ышандыра Айрат Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа