Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Җәйнең куркыныч ягы да бар

Бу көннәрдә республика районнарында урыны-урыны белән яшенле яңгырлар күзәтелә. Тукай районының бер авылында бүген иртән торак йорт түбәсенә ут капкан. Өй эчендәгеләр барысы да урамга чыгарга өлгергән. Янгынның сәбәбе - яшен сугу. Балтач районы авылларының берсендә яшен көтүлектә йөргән сыер белән бозавын суккан. Алар исән калмаганнар. «Домодедово»га төшкән ике пассажир...

Бу көннәрдә республика районнарында урыны-урыны белән яшенле яңгырлар күзәтелә.


Тукай районының бер авылында бүген иртән торак йорт түбәсенә ут капкан. Өй эчендәгеләр барысы да урамга чыгарга өлгергән. Янгынның сәбәбе - яшен сугу.

Балтач районы авылларының берсендә яшен көтүлектә йөргән сыер белән бозавын суккан. Алар исән калмаганнар.

«Домодедово»га төшкән ике пассажир самолетына да яшен эләккән. А-320 лайнеры Фирганәдән, Boeing-737 Санкт-Петербургтан килә торган булган. Бортка килгән зыянны җиргә төшкәннән соң самолетларны тикшерә торган техниклар күреп алган.

Шулай ук яшен Мәскәү янында электричкалар хәрәкәтенә дә хилафлык китергән. Яшен сукканнан соң линиядә көчәнеш кимегән һәм электричка ике станция арасында туктап калган.

Җәйләребез хәвеф-хәтәрсез узсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса