Әйдәгез, беренчелекне яулыйбыз! Без бит дус!
"Халыклар күп - ил бердәнбер! Этно бизи!" исемле социаль реклама бәйгесе дәвам итә.
Әлеге конкурсны халыклар дуслыгын үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан Удмурт Республикасының милли сәясәт министрлыгы оештырды. Бәйгедә Россиядә яшәүче һәркем катнаша ала. Иҗади коллективларга да үзләрен сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Яшь чикләве юк.
Бәйгегә заявкаларны 30 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Іомиссия әгъзалары эшләрне 31 октябрьдән алып 16 ноябрьгә кадәр караячак. 19 ноябрьдә җиңүчеләрне игълан итеп, аларга бүләкләр тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа