Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язның куркыныч сюрпризлары

Елгалардагы боз көпшәкләнә, өстен кояш, эрегән сулар "ашый", ә астын аным бораулый. Йөрү кыркыныч. Бу чорда канаулар һәм бәкеләр дә куркыныч, чөнки капчыклар -чокырлар, коелар булырга мөмкин, ә алар еш кына киртәләп алынмый һәм кисәтү билгеләре куелмый.

Язгы ташу аеруча балалар өчен куркыныч. Үсмерләрнең кайберләре балык тотарга тели, мондый ваемсызлык һәлакәт белән тәмамланырга мөмкин. Бу чорда балаларга сулыкларга балаларга барырга ярамый. Менә нәрсәләрне истә тотарга кирәк: боз киткән вакытта елга аша кичү; елганың боз тыгылган урыннарына якын килү, су басу яки ишелү куркынычы булган текә ярда басып тору; плотиналарга, буаларга җыелу; боз тыгылган урыннарга якынаю; бозларны ярдан этеп җибәрү, бозлар өстеннән йөрү тыела.

Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны олылардан башка елгага җибәрмәгез, бигрәк тә боз китү вакытында, елга яки күл ачылгандабоз өстендә торуның куркыныч икәнлеген аңлатыгыз. Язгы ташу вакытында боз күпләп китмәгәндә дә бәхетсезлек очраклары еш кына балалар белән булганын истә тотыныз. Боз эрегән, елга һәм күлләр ташыган вакытта үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәгез!

Лилия Шәйхлисламова

15 нче янгын булеге инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса