Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме - ул яңа өметләр, якты хис-тойгылар һәм күркәм тәэсирләр бәйрәме. Безнең һәркайсыбыз озакка сузылган салкын кыштан соң язгы кояшлы көннәрне куанып-шатланып каршы ала. Беренче май - ул табигатьнең уянып килүенә, бар дөньяның яшәрүенә-ямьләнүенә шатлану гына түгел, туган җиребезне тагын да матурлау хакына изге эш-гамәлләр кылу да.

Әйләнә-тирәбездә күп нәрсә үзгәрә, ә менә хөрмәт-ихтирамга лаек булган хезмәт, гаиләбезнең җитеш тормышта яшәве, калабыз, районыбыз һәм тулаем республикабызның чәчәк атуы хакына тырышып хезмәт кую шул килеш, тормыш-яшәешнең төп нигезләреннән берсе булып кала бирә.
Нәкъ менә уртак тырышлык, эшкә иҗади якын килү бәрабәренә социаль-икътисади үсешнең төрле өлкәләрендә сизелерлек уңышларга ирешелә дә.
Без сезнең белән Әлмәтнең республика буенча "Иң төзек шәһәр" конкурсында елның-елында призлы урыннар алып килүен зур горурлык белән билгеләп үтәбез. Калабызны чүп-чардан арындыруда предприятие-оешмалар хезмәткәрләре генә түгел, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә башлап йөрүен һәм актив катнашуын күрү гаять дәрәҗәдә куанычлы хәл. Уртак йортыбызны чиста, матур итәргә тырышучы барлык әлмәтлеләргә һәм авылларда яшәүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә.
Хезмәт сөючән, җаваплы, уңышның нигезе теләктәшлектә, бердәмлектә икәнен аңлап, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торучы шәһәрдәшләребезгә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Хезмәт ияләренең алмаш буыны - яшь әлмәтлеләр дә оста куллары, талантлары-сәләтләре белән производство ветераннары тарафыннан тудырылган традицияләрне саклап калырлар һәм тагын да ишәйтерләр дигән өметтә калабыз.
Кадерле дуслар! Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче барлык кешеләргә бәйрәмчә кәеф, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм язгы куанычлы хис-тойгылар телибез. Бу бәйрәм үз көчләребезгә ышанычны ныгытсын һәм барыбызга да күңел күтәренкелеге алып килсен. Һәр йортта бәхет, иминлек, хөрлек-муллык хакимлек итсен!


Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.САЛИХОВ.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.ГЫЙРФАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250