Яшүсмерләр велосипед сата
Яшьләр үзәгендә булып үткән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышында барлыгы 84 административ беркетмә тикшерелде.
Күпләр бирегә беренче тапкыр гына чакырылмаган иде, сәбәпләре һәрвакыттагыча бертөрле - урлашу, спиртлы эчемлекләр эчү, җәмәгать тәртибен бозу. Бигрәк тә яшүсмерләр җәйге чорда велосипедлар урлауны үз итә башлаган, кайберләре хәтта тиз арада сатып җибәрү осталыгына да өйрәнгән. Андыйларның әти-әниләре штраф түләүдән тыш, китерелгән матди зыянны да кайтара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа