Яшүсмерләр клублары яңарыш кичерде
Балаларны яклау көнендә капиталь ремонттан соң тантаналы шартларда шәһәребездә дүрт яшүсмерләр клубы үз ишекләрен ачты.
Алар Татарстан Президенты программасы кысаларында яңарыш кичерде. «Альметьевские моржата» (биредә үк «Айсберг» үзәге урнашкан), «Луч», «Товарищ», «Радуга» яшүсмерләр клубларындагы түгәрәкләрдә барысы бергә 3000 гә якын бала шөгыльләнә. Иң мөһиме, биредәге студияләргә йөрү бушлай башкарыла.
Клубларда шөгыльләнүче балаларның шатлыкларын сүзләр белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел, уңайлы шартлар тудырылуы өчен алар бертавыштан район башлыгы Айрат Хәйруллинга рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia