Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәеш көзгесе – демография

Һәр төбәкнең, һәр дәүләтнең үсешен чагылдыручы, хакимиятнең нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткеч - демография. Соңгы 20 ел эчендә республикада беренче тапкыр 2011 елда туучылар үлүчеләр саныннан арткан.

Бу уңай динамика быел да күзәтелә. Шуңа да карамастан демография мәсьәләсендә проблемалар бар. Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмә нәкъ менә шулар хакында фикер алышуга багышланды.

"Бу җыелуның максаты - район башлыкларына демография буенча рейтингта төбәкнең урынын тәгаенләү, уңай нәтиҗәгә ирешү юлларын билгеләү, күршеләр тәҗрибәсен өйрәнү", - диде премьер-министр. Аның фикеренчә, кайбер юнәлешләрдә аз чыгым һәм артык көч таләп итмәгән оештыру эшләре белән дә халәтне һәм вәзгыятьне сизелерлек үзгәртергә мөмкин.

Киңәшмәдә әйтелгәнчә, үлүчеләр арасында икътисади яктан актив, ягъни хезмәт яшендәгеләрнең күп булуы борчуга сала. Аеруча ир-атлар якты дөнья белән иртә хушлаша. Бу бигрәк тә авыл җирлекләренә хас күренеш. Кеше гомерен акча белән бәяләү килешеп тә бетмәс, ләкин бу уйландырырлык күрсәткеч: 7 миллиард сум. Вакытсыз гүр иясе булуның икътисади югалтудагы өлеше шундый.

Быелның узган 6 ае нәтиҗәләре буенча республиканың 12 районында туучыларның үлүчеләр саныннан күбрәк булуы теркәлгән. ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррәхов бу исемлектә Әлмәт муниципаль районын да атады. Аның докладында шулай ук республикада кеше үлеменә китергән сәбәпләр турында да сүз булды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары бу статистикада зур өлеш алып тора. Хөкүмәт рәисе исә спиртлы эчемлекләр белән агуланып үлү очракларының күп булуына канәгатьсезлек белдерде. 3 ел эчендә 746 кеше суррогат аракы белән агуланып үлгән. Һәр эш көне саен бер татарстанлы фани дөньяга күчә дигән сүз бу. "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына зур йогынты ясый алмыйбыз. Әмма сыйфатсыз алкоголь куллануга чик кую көчебездән килә. Бу эчке эшләр органнары, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм район башлыклары эшчәнлегенә кагыла", - диде Илдар Халиков.

Сәламәтлек саклау министры тәмәкегә каршы көрәш алып баруның, спиртлы эчемлекләр куллануны киметүнең, халыкның физик яктан активлыгының демография күрсәткечләренә уңай йогынты ясый торган шартлар булуын билгеләде. Соңгысы буенча Айрат Фәррәхов: "Спорт белән шөгыльләнү түләүле залларда түгел, барлык халык өчен уңайлы булган мәйданчыкларда узарга тиеш", - дип ассызыклады.

Кайда эш системалы оештырылган - шунда нәтиҗәләр уңай. Димәк демография сәясәтендә дә күрсәткечләрне яхшырту ихтималы зур. Хөкүмәт рәисенең фикере шундый.

Ничә гаилә бала табу уен кичектергән? Ни сәбәпле? Ничә кеше илдән киткән? Күпмесе кайткан? Үз-үзенә кул салучылар ник арта? Демография белән бәйле әлеге һәм башка сорауларга да җавап ишетербез әле бер.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250