Яшенле яңгыр, боз явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июльдә, аязучан болытлы һава торышы саклана.
Республика районнарында урыны белән яңгыр явачак. Аерым төбәкләрдә яшен һәм боз яву ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа