Яшеллеккә - яшел ут
Агач утырту көне ул табигатькә гражданлык бурычыбызны кайтару, әйләнә-тирә мохитны саклауга үз өлешебезне кертү өчен уникаль мөмкинлек булып тора. Аннан файдаланып калыйм дисәң, Татарстанда 1 октябрьдә старт алган традицион «Агач утырту көне» акциясенә кушылу да җитә.
«СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыятендә акция 30 сентябрьдә үк башланып китте. Предприятие хезмәткәрләре бу көнне Төхвәтуллин урамында 40 төп чыршы утырттылар. Шулай итеп, калабызның бер почмагында булачак яшел аллеяга нигез салынды. Табигатьне саклау акциясе барышында компания Төхвәтуллин урамында 150 төп чыршы һәм миләш үсентесе утыртырга һәм Нариманка инеше ярларын (10 нчы территориаль иҗтимагый совет территориясе) яшелләндерергә планлаштыра. «СМП-Нефтегаз» АҖ хезмәткәрләре дә, 4 нче урта мәктәп укучылары да әлеге инициативаны актив рәвештә хуплый һәм бу эштә бик теләп катнаша.
Ике дистә елга якын вакыт эчендә СМПда елына ике тапкыр - язын һәм көзен агач утыртуда нәшат катнашу кебек күркәм традиция урнашты. Шуның кысаларында компания үз көчләре белән Ленин урамын һәм Төзүчеләр проспектын күзгә күренерлек яшелләндерде, Төхвәтуллин урамын һәм Нариманка инеше тирәлеген төзекләндерү, тәртипкә китерүгә саллы өлеш кертүен дәвам итә.
Моннан тыш, менә 15 елдан артык инде «СМП-Нефтегаз» АҖ республикабызның көньяк-көнчыгышында урманнарны торгызу, яңарту буенча шактый колачлы проектны тормышка ашыра. Шушы дәвер эчендә компания акчасына текә тау битләрендә, чокыр-ерымнар тирәсендә, начарлана барган урыннарда - җәмгысе 3000 гектардан артык мәйданда чыршы, нарат, миләш һәм каен үсентеләре утыртылды. Болар - Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнарына караган җирләр.
Урманнарны саклап калу һәм тагын да арттыру өчен күп вакыт һәм көч кую гына җитми. Бу максатларга шактый акча да сарыф итәргә туры килә. «СМП-Нефтегаз» компаниясе үзенең яшәү дәверендә әлеге проектны тормышка ашыруга 120 миллион сумнан артык акча юнәлтте. 2016 елда гына да 6,5 млн сумга 210 гектар мәйданда эрозиядән саклау чарасы буларак урман үсентеләре утыртылды. Әлеге проектта теләге булган һәр кеше катнашып, үзе утырткан агачның төгәл географик координатлары күрсәтелгән исемле сертификатка ия була ала һәм алга таба аның үсешен күзәтеп тору мөмкинлеге дә ала.
«СМП-Нефтегаз» АҖ каршында эшләп килүче «ЯЗ» хәйрия оешмасы рәисе Азат Вәлиевич Фәрхетдинов бу уңайдан менә мондыйрак аңлатма биреп үтте:
- Һәр кеше җирдә үз эзен калдырырга тиеш, ә агачлар утырту - моның өчен иң кулае. Шушы күркәм адымыбыз белән без әйләнә-тирәбездәге экологияне яхшыртабыз, киләчәк тормыш өчен уңайлы шартлар тудырабыз. Мин барлык хезмәткәрләрне әлеге чарада актив катнашырга чакырам. Үсентеләр үсәр, агач булыр. Ә бу агачлар безнең балаларыбызга һәм оныкларыбызга хезмәт итәчәк бит!
Акция барган көннәрдә «СМП-Нефтегаз» АҖнең барлык хезмәткәрләре дә агач утыртуда катнаша, шулай ук бу изге эшкә туганнарын һәм якыннарын да җәлеп итә ала.
lАкциядә катнашу буенча тулырак мәгълүмат алу өчен 8(8553) 39-43-06 телефонына шалтыратырга була.
«СМП-Нефтегаз» АҖ
мәгълүматлары буенча
Эльмира ГАБИДУЛЛИНА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа