Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь галимнәр фикер алышты

27 апрель көнне Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалында онлайн режимында "Россиядә гражданлык җәмгыяте үсеше перспективалары" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ул филиал белән ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылды.

Конференциядә катнашучыларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Т.Забегина, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Самигуллин, ИЭУПның (Казан) фәнни эшләр буенча проректоры, профессор И.Бикеев һәм башкалар сәламләде.

Конференциянең пленар утырышында 5 доклад тыңланды. Чыгыш ясаучылар гражданлык җәмәгать институты үсеше проблемаларын ачыклап кына калмады, ә җәмәгать оешмалары эшчәнлекләрен федераль, республика, муниципаль дәрәҗәдә яхшырту буенча конкрет чаралар да тәкъдим итте.

Конференцияне оештыру комитетында Россиянең 30 төбәгеннән 480 нән артык тезис кабул ителгән булган. Әлеге вакытта редакция коллегиясе тарафыннан барлык материаллар да тикшерелә һәм май ахырында аларны туплаган җыентык дөнья күрер дип көтелә.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, утырышта яшь галимнәр социаль-икътисади, хокукый, социаль-гуманитар һәм политехник дисциплиналар буенча бер-берсен тапты һәм, иң мөһиме, алар булган проблемаларны тикшерергә, Россиянең киләчәген төзергә әзер.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://nzh.ieml.ru/node/858

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250