Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ДОСААФның Әлмәт автомәктәбе базасында «Яшь машина йөртүче» бәйгесенең район этабы узды

Чарада Әлмәт һәм Чирмешәннән 18 яшькә кадәрге 18 кеше катнашты.

Алар машина йөртү осталыгын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтте. Бәйгедә егетләр генә түгел, кызлар да үзләрен сынап карады.


Нәтиҗәләр буенча иң яхшылар билгеләнде. Татар-төрек лицее егетләре җиңүче булып танылды. Өченче урында Руслан Алтынбаев, икенчелек Камил Хәбибуллинда, беренчелекне Айнур Вафин яулады. «Юл йөрү кагыйдәләрен белүче» номинациясендә шулай ук Айнур Вафин иң яхшысы булды. «Фигуралы йөрү» номинациясендә Руслан Алтынбаев бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса