Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының кайбер участокларында иң югары тизлекне 50 км/сәг. кадәр чикләү кертелгән

Быелның ике аенда республикада 550 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 61 кешенең гомере өзелгән, 719 кеше имгәнгән.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе аларның күпчелеге тизлек режимы һәм узу кагыйдәләренең сакланмавы аркасында килеп чыкканлыгын хәбәр итә. Шоферлар намусында - һәлак булучыларның 77 проценты. Юл-транспорт торышын тотрыклыландыру максатыннан кайбер юлларга тизлекне чикләүче һәм узуларны тыючы юл билгеләре урнаштырыла. Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының кайбер участокларына иң югары тизлекне 50 км/сәг. кадәр чикләү кертелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250