Янгыннан 54 яшьлек ирне коткарганнар
Җиһаз яна башлагач, фатир хуҗасы уянып китә. Утны ул башта үзе сүндермәкче була.
Әмма ул арада фатирның зур залы тулысы белән янып бетә. Түбән Камада булган бу вакыйга сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыга. Янгын сүндерүчеләр хуҗаны чактан гына үлемнән коткарып кала. Күршеләр сүзләренчә, ир үзе генә яшәгән. Бик еш эчә торган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа