Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынга әзер тору әйбәтрәк

Янгыннар беркемне дә аямый. Мондый очракларда һәр секунд хәлиткеч роль уйный. Янәшәдә генә янгын сүндерүчеләр булуның әһәмиятен һәрберебез аңлыйдыр. Хәбәр иткәнебезчә, 19 гыйнвар көнне калабызда 15 нче янгын частеның 2 нче аерым посты ачылды.

Шәһәрнең бу почмагында аерым пост ачу турындагы карар кабул итүгә янәшәдә генә Төньяк-Әлмәт сәнәгать узеллары объектлары, шулай ук "Солнечный", "Дружба" сәламәтләндерү лагерьлары, "ЯН" санаторий-профилакторие һәм тау чаңгысы комплексы, торак пунктлар булуы сәбәпче булган. Янгын частеның биредә аерым постын төзү кирәклеге турындагы инициатива белән "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдинов чыккан. Төзелеш "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән генераль подрядчы "Азнакай Нефтемаш заводы" ААҖ тарафыннан алып барылган.
Постны тантаналы ачуда чыгыш ясаган РФ МЧСының ТР буенча баш идарәсе начальнигы урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Р.Н.Мотыйгуллин объектның кыска вакыт эчендә төзелүен, аның барлык таләпләргә җавап бирүен, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителүен билгеләп үтеп, нефтьчеләргә зур рәхмәтен җиткерде. "Татнефть" компаниясе КАМАЗ шассиенда ике яңа янгын автомобиле дә сатып алган. Шәхси состав берәмлеге 39 кеше тәшкил итә.
"Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Ф.Л.Щелков янгын куркынычы зур булган 2010 елны искә төшерде һәм баш нефтьче Ш.Ф.Тәхаветдиновның мондый очракларда янгынны оператив сүндерергә мөмкин булсын өчен әлеге объектлар төзелешен дәвам итү бурычы куюын хәбәр итте.
Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Н.А.Богданчиков та "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә шушындый игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. Чөнки бу, сәнәгать объектларыннан тыш, якын-тирә авылларга карата да кайгыртучанлык күрсәтү булып тора.
Постта кирәк булганда ярдәм күрсәтү, шәхси составка хезмәтләрен башкару өчен уңай шартлар тудырылган. Ахырдан журналистларга биргән әңгәмәсендә Р.Н.Мотыйгуллин бүген Әлмәттә бик кирәкле объект ачылуын ассызыклады, аның заманча таләпләрне исәпкә алып төзелүен, төзелештә кулланылган яңа технологияләрнең эксплуатация вакытында да чыгымнарны азайтуын билгеләп үтте. Тиз сафка бастырыла торган, модуль тибындагы янгын каравылы объекты Татарстанда беренче тапкыр төзелгән.
Шушы ук көнне "ТР буенча ГПСның 2 нче ОФПС" ФКУның спорт манежында янгын-гамәли спорт буенча 23 нче кышкы республика ярышлары ачылды. Анда республиканың төрле почмагыннан җыелган 9 команда катнашты. Янгын сүндерүчеләрдән тыш укучылар да көч сынашты. Сүз уңаенда әлеге манежда 60 ка якын үсмер шөгыльләнүен дә билгеләп үтәсе килә. Бу, әлбәттә, малайларның физик яктан чыныгуы да, буш вакытларын файдага уздырулары да. Биредә балалар белән 2004 елдан ук шөгыльләнәләр. Алар арасында мәктәпне тәмамлагач, янгын сакчыларын әзерләү буенча уку йортларына китүчеләр дә байтак.
Ярышларда катнашучыларга каршылыклар белән 100 метрлы араны һәм штурмлау баскычын тиз узарга кирәк иде. Гомуми команда нәтиҗәләре буенча 2 нче КФК спортчылары - якташларыбыз беренчелеккә чыкты. Иң яхшы спортчылар Идел буе федераль округында чыгыш ясап, Татарстан данын яклаячак. Әлегә алар округ буенча да, аннан югарырак ярышларда да яхшы күрсәткечләргә ирешеп килделәр.
Бу көнне 15 нче янгын частеның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган киңәшмә дә уздырылды. 2011 елда коллективның төрле юнәлешләр буенча яхшы күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтәргә кирәк. Мисал өчен, газ-төтеннән саклау службасы звеносы ярыш нәтиҗәсе буенча "ТР буенча 2 нче ОФПС" ГУ бүлекчәләре арасында иң яхшысы булып танылды һәм күчмә кубок, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен бетерүдә авария-коткару эшләре уздыру буенча һәм башка бәйгеләрдә дә призлы урыннар яуланган. Шәхси беренчелектә дә уңышлар күзәтелә. "Иң яхшы инспектор" булып якташыбыз О.В.Егорова танылды. Ә Ю.И.Деманов "Иң яхшы каравыл начальнигы" бәйгесендә икенче урынга чыкты. ТР буенча барлык ФПС бүлекчәләре арасында 15 нче янгын часте "Хезмәтне саклау өлкәсендәге эш торышы буенча иң яхшы янгын часте", "Иң яхшы янгын часте" бәйгеләрендә икенче, биредә хезмәт куючылар - Ю.Л.Васенькин "Иң яхшы бүлек командиры"нда 3 нче, А.В.Судариков "Иң яхшы янгын сүндерүче" конкурсында 2 нче урыннар белән билгеләп үтелде. Моннан тыш спорт-масса һәм үзешчән сәнгать юнәлешендәге эшчәнлек тә игътибар үзәгендә булды.

И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250