Янгын сүндерүчеләр көч сынашты
Янгын-гамәли спортын үстерү һәм популярлаштыру максатында егет-кызлар арасында КФК-2 беренчелеге булып узды.
Ярышларда янгын частьларыннан 6 шар кешедән торган җыелма командалар көч сынашты. Аларга каршылыклар аша 100 метр араны узу һәм штурм баскычы буйлап күтәрелү сынауларын узарга кирәк иде. Нәтиҗәдә 15 нче янгын-коткару часте командасы иң җитезе булып чыкты һәм беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләр күчмә кубок, грамота белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа