Җәмгыять

Янгын сәбәбе – телефон заряднигы

40 яшьлек бер ханым телефон заряднигын токка тыккан килеш диванга куеп калдыра һәм үзе кухняга - яшь ярымлык һәм 11 яшьлек балаларына иртәнге аш әзерләргә кереп китә.

Шул арада диван тышлыгына капкан ут фатирдагы җиһазларга һәм башка әйберләргә күчә.

Ханым тиз арада балаларны подъездга чыгара да, үзе күршеләренә шакып, янгын сүндерүчеләрне чакыртырга куша. Әмма янгынчылар килеп җиткәндә Чаллының бер йортында алтынчы каттагы фатирга шактый зыян килгән була.

Реклама

Розеткага тыгып калдырган телефон, фотоаппарат зарядникларыннан янгын чыгу очраклары булып тора, аларны күзәтүсез калдырырга ярамый, диләр янгын сүндерүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Янгын сәбәбе – телефон заряднигы
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять